Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бүген мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

25 март - мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Гомерен халкыбызның сәнгатен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә багышлаган һәркем бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Кешелекнең рухи дөньясын яктыртып, тормышыбызга матурлык бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбриклибез. Сез хезмәтегез белән туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлыйсыз,   халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен    саклауга, аларны  киләчәк  буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт куясыз.  Мәдәниятнең халыкта бердәмлек хисләрен уятуда, җәмгыятьтә, сәясәттә  тоткан урынын бәяләп бетерү мөмкин түгел. 

 Районыбызның мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.  Иҗади эзләнүләрсез яши алган, фантазиясез, сәнгатькә битараф кеше үзен  бүгенге мәдәнияттә беркайчан да таба алмас иде. Мәдәният хезмәткәрләре – алар үзләре генә белгән, аңлаган “башка” дөньяда яши торган үзенчәлекле халык. Шуңа күрә, беренче чиратта, аларга   иҗади көч-куәтнең ташып торуын телибез.

Мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган һәркемне - китапханәче, музей хезмәткәре, клуб мөдире, гомумән һәркемне бәйрәмнәре белән котлап  гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, иҗат уңышлары теләп калабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев