Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Бураннан соң Әтнә районы авыллары ни хәлдә

Көчле буран булу сәбәпле, «Әтнә таңы» газетасын соңга калып өләшергә мәҗбүр булдык.

Узган атнаны Татарстанга көчле буран килде. Бу буран Әтнәне дә читләтеп узмады. Көчле буран булу сәбәпле, "Әтнә таңы" газетасын соңга калып өләшергә мәҗбүр булдык. Газета өләшкән вакытта авыл урамнарының кардан ачылуына да игътибар иттек. Күшәр, Күңгәр авыл җирлегендәге өч авылда да, Ташчишмә, Мокшы, Иске Өҗем авылларында да урамнарны кардан чистартканнар. Әмма эш әле дә дәвам итә. Чөнки һәр авылда да тракторлар эшли иде әле. Шулай ук ишегалдыннан урамга кар чыгаручыларны да очраттык. "Кар кирәк булса, килегез", - дип шаяртучылар да булды. Фото яки видеога төшерик әле, дип рөхсәт сорагач, берәү дә риза булмады. Авыл кешесе шундый тыйнак шул инде ул. Көн дә чыгып кар көрәсә кери, әмма эшләгәнен күрсәтә белми.

Авыл урамнарында, тыкрыкларда тракторлар эткән карлардан буй җитмәслек таулар барлыкка килгән. Ул карларны күргәч, бала вакыттагы карлы-буранлы кыш искә төште. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев