Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Цифрлардан башка дөнья кызыксыз

Бәрәскә урта мәктәбендә «Цифр дәресе» үткәрелде. Бу дәрес нинди яңалык бирде? Бүгенге көндә актуальме? Шул хакта берничә сүз.

Бу чараны Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының җитәкче урынбасары Марина Епифанцева үткәрде. Дәрестә 7-11 сыйныф укучылары катнашты. «Мессенджерлар» дип аталган әлеге дәрес аралашу чарасы буларак киң таралыш алган мессенджерларның мөмкинлекләре, кызыклы функцияләре турында иде. Дәреснең беренче өлешендә укучылар аралашу ысулы буларак кыска язмача хәбәрләрнең кайда һәм ничек барлыкка килүе турында видеоролик карадылар, фикер алыштылар. Икенче өлештә тренажер ярдәмендә үзләре дә чатларда төрле файдалы ботлар эшләделәр, интернет челтәрендәге этикет турында белемнәрен ныгыттылар, комъюнити менеджерның кем икәнен белделәр, үзләре дә аның вазифаларын башларып карадылар. Дәрес ахырында Марина Геннадьевна иң актив булган укучыга бүләк тә тапшырды.

Бүгенге «Цифр дәресе» бер укучыны да битараф калдырмады, укучылар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Дәрестә алган белемнәрен көндәлек тормышларында да еш кулланырлар, интернет челтәре белән эш иткәндә аралашу кагыйдәләрен онытмаслар дигән теләктә калабыз.

Алисә Хисмәтуллина, Бәрәскә урта мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев