Яраткан әни, дәү әни, кадерле хатын да ул
Мәгъфия апа белән бу юлы Каенсар урманында очраштык. Оныклары белән чаңгы шуарга төшкән иде.
Иске Мәңгәр авылында яшәүче Мәгъфия апа Хафизова уңган хуҗабикә дә, яраткан әни, кадерле хатын, дәү әни дә. Шулай ук спортчы да. Аның тормышы – көндәлек хезмәт, гаилә җылысы һәм спорт ярышлары белән үрелеп бара дисәк тә ялгыш булмастыр.
Мин һәрвакыт аның җитезлегенә сокланвм.
Мәгъфия апаның куллары тәмле ризыклар да пешерә. Һәр эшкә ул җанын биреп, җиренә җиткереп башкара.
Мәгъфия апа 4 сыйныфта укыган вакытта ук беренче тапкыр чаңгыга баса. Һәм бүгенге көндә дә чаңгы шуа
Гаиләсе – аның өчен иң зур байлык. Балаларына ул үрнәк әни, киңәшче, терәк. Оныкларына ул яраткан дәү әни, алар белән вакыт уздырырга, уйнарга ярата. Тормыш иптәше белән гомер юлын бергә үтәләр, бер-берсенә таяныч булып, шатлык-кайгыны уртаклашалар. Шунысын да әйтергә кирәк, быел алврның бергә яши башлауларына 50 ел була.
Мәгъфия апаның тормышы тик хуҗалык эшләре белән генә чикләнми. Ул – спорт сөюче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәхес. Җәен дә, кышын да, гомумән елның һәр фасылында да хәрәкәттә ул. Һәрдаим төрле спорт ярышларында катнаша.
Мәгъфия апа – Иске Мәңгәр авылының горурлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев