«Яшьләр - террорчылыкка, экстремизмга һәм фейкларга каршы» конкурсы игълан ителә
21 апрельдән 7 майга кадәр «Яшьләр - террорчылыкка, экстремизмга һәм фейкларга каршы» дип исемләнгән конкурс башланып китте.
Әтнә районы Башкарма комитетының 17.05.2024 № 257 карары белән расланган «2024-2026 елларга Әтнә муниципаль районы территориясендә террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасын гамәлгә ашыру максатларында 21 апрельдән 7 майга кадәр «Яшьләр - террорчылыкка, экстремизмга һәм фейкларга каршы» социаль реклама конкурсы үткәрелә.
Конкурсның максаты – яшьләр арасында террорчылык, эктремистлык алымнарының, фейкларның тискәре яклары турында аңлату.
Үткәрү даталары: 21.04.дән – 07.05.2025 ел, 16: 00
Гаризалар кабул итү вакыты: 21.04.2025 ел, 09:00 – 04.05.2025 ел, 16: 00
Жюриның эш чоры: 05.05.2025 г. 09:00 – 07.05.2025 г., 16: 00
Финал, җиңүчеләрне бүләкләү: 12.05.2025 г., 10: 00.
Конкурска материаллар электрон почта аша atnatani@mail.ru, «Татмедиа» АҖ филиалы «Әтнә таңы»газетасы редакциясенә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев