Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Җиңел юл үтмәде алар

15 февраль Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн буларак билгеләнеп үтелә.

     Шул уңайдан 19 февраль көнне  Түбән Бәрәскә мәдәният йорты Бәрәскә урта  гомуми белем мәктәбе  белән берлектә  "Без язмыштан  җиңел юл өмет итмәдек" дип исемләнгән чара үткәрде.

    Чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре, 1-10 сыйныф укучылары, Түбән Бәрәскә авылы җирлегендә, шулай ук районыбыз авылларында  яшәүче, әфган илен, әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан якташларыбыз катнашты.

Алар укучыларга үзләренең хатирәләрен сөйләделәр. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. 

Мәдәният йорты җитәкчесе Зөлфия Корбанова, Илнар Биктимеров үзләренең матур җырларын, "Балкыш" бию коллективы үзләренең биюләрен бүләк иттеләр.

Укучылар да  батыр якташларын матур биюләре һәм шигырьләре белән куандырдылар. Очрашу бөтен җир шарында  тынычлык булсын, сугыш- афәтләр булмасын дигән теләкләр белән тәмамланды.  

Фотоларны Бәрәскә мәктәбе альбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев