Казанда Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә алкоголь сатуны чикләячәкләр
Татарстан башкаласында 27 июньдә Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә спиртлы эчемлекләрне ваклап сатуны чикләргә җыеналар.
ТР Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Бәйрәм уздырыла торган урыннарда (алар соңрак кушымтада күрсәтеләчәк), шулай ук шәһәр үзәгендә – Подлужная һәм Лев Толстой урамнарында, Кремль яр буенда урнашкан сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләр сатуны вакытлыча тыярга тәкъдим ителә.
Документ проектыннан күренгәнчә, чикләүләр җәмәгать туклануы оешмаларына кагылмаячак.
Әлеге чаралар Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә иминлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда бәйрәм уңаеннан яшьләр өчен берничә чара узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев