Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Бүген иртәнге җидедә «Мегга Мебель» сәүдә үзәге каршында иртәнге җидедә ике трамвай бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
«Компрессорный» тукталышында ике трамвай бәрелешү нәтиҗәсендә зыян күргән бер кешенең аягы өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы аша билгеле булды.
Нәтиҗәдә, ике кондуктор һәм ике трамвай йөртүче (27, 50, 64 яшьлек ир-атлар, шулай ук 54 яшьлек хатын-кыз) зыян күргән.
Зыян күргән бер ир-атның авария вакытында аягы өзелгән. Барлык зыян күрүчеләрне дә 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
Нет комментариев