Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Казанда «Нәүрүз» форумы башланды

Башкалабыз Казанда театраль белем бирүче «Нәүрүз» форумы 27 майдан старт алды. Г. Камал театры инициативасы белән оештырылган чарада 1 атна дәвамында уза.

Башка еллардан аермалы буларак Форум быел башка форматта үтә. Форум кысаларында Россиянең Малый театр спектакле һәм Төркиянең Анкара, Конья шәһәрләреннән спектакльләр күрсәтеләчәк..

Быел да  Форумга бик дәрәҗәле, тәҗрибәле педагоглар чакырылды. Форумда 12 секцияне Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм башка шәһәрләрдән 41 педагог алып барачак. Форумга 200дән артык кеше теркәлгән. Бары тик 14 кеше генә онлайн укыячак. Күбесе Казанга килеп укуны хуп күргән.

Дәресләр Камал, Кариев, «Әкият» театрлары, «Шәрык клубы», Актерлар йорты, Тукай музее һәм Качалов театры музейларында, «Угол» иҗат лабораториясендә үтәчәк. 

  • «Нәүрүз» театраль белем бирү форумы Казанда 27 май – 1 июнь көннәрендә үтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев