Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Корбан гаетенә сарыклар сатып алырга уйласагыз, белешмәсен сорагыз

Белешмәсе булмаса, шикләнсәгез, сарыкны сатып алмагыз.

Быел Корбан бәйрәме 6 июньдә булачак. Сонгы вакытта йогышлы чирләр киң таралды, аеруча бруцеллез, ящур, нодулярный дерматит. Шуңа күрә, район ветеринария оешмасы райондашларны кисәтә.

“Алып-сатарларга быел чит төбәкләрдән сарык алып кайту hәм сату катгый рәвештә тоела. Сарыкларны бары тик Татарстан республикасыннан гына сатып алырга кирәк. Шулай ук үзебезне йогышлы авырулардан саклап калу өчен, корбанга алган сарыкларның ветеринар белешмәләре булуы белән кызыксынырга кирәк. Сатып ала торган сарыкларның индивидуаль биркалары булырга һәм бүгенге көндә төп таләп булып, аларның каннары бруцеллезга тикшерелгән булырга тиеш. Әгәр ул тикшерелгән булса, ветеринар белешмәсендә ул күрсәтеләчәк. Сарыкта чыккан бруцеллез чире кеше өчен аеруча куркыныч. Шушы таләпләрне истә тотып Корбан бәйрәмен матур итеп каршыларга язсын”, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев