Күл буена килсәң иде...
Ары авылында, зур күл буенда, кичке якта Мәдәният йорты җитәкчесе Раилә һәм аның хәләл җефете Фидәил Кадимовлар тарафыннан Гаилә бәйрәме чарасы үткәрелде.
Дөресен әйтергә кирәк, аны уздыру вакыты кичке 7 дә дип куелган булса да, биредә ярты сәгать алдан гына көчле яңгыр явып узганлыктан, әлеге чара булырмы икән дигән шик-шөбһә дә бар иде. Шулай да хәләл җефетем Гөлзидә белән мин авылның үзәге саналган мәчет янына, дөресрәге, күл буена юнәлдем.
Ни гаҗәп, без барып җиткәндә анда инде халык җыйналган иде. Салмак кына җыр-музыка агыла. Күл буенда балык тотучылар да күренә. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәктер: әле моннан бер атна гына элек биредә Балыкчылар көне билгеләп узылган иде, ягъни Ары халкы тәмле балык шулпасыннан – ухадан авыз иткән иде. Бу вакыйганы бигрәк тә сабый балалар якын күрде, алар аңа күпләп килгән иде.
Шуңадырмы, кичәге бәйрәмдә дә нәниләр шактый күп булып күренде. Монда һәркемнең күңеленә хуш килерлек төрле уеннар үткәрелде, даими рәвештә татарча һәм марича бию көйләре, җырлар агылды.
Менә урындыкка Зөфәр әфәнде Гыйлемхановны утыртып куйдылар. Аның артындагы Раилә ханымның “ЗАГС” дигән язуы да бар иде. Тик моны Зөфәр әфәнде күрми дә, белми дә. Шулчак Раилә ханым: “Син бу урынга кем белән барыр идең?”-дип сорап куйды. Күңелендә изгелек нурлары бар икән инде күптәннән буйдак булып йөргән Зөфәрнең: “Бөтен Арыны алып барыр идем”,-дип чатнатып җавап биргәч, мондагы халык рәхәтләнеп көлде, шатлыклы хисләр кичерде. Әйе, биредә андый мизгелләр шактый күп булды. Сабыйларның күңеленә бигрәк тә зур аклы-каралы мәче хуш килде диясе килә. Рафил Вәлиев абыйлары алар белән бергә биеде, әлеге чарага ниндидер үзгә бер җанлылык өстәде.
Менә күл буенда Фәрит хәзрәтнең Ахшам намазына чакырып әйткән азаны яңгырады. Бездәге халык ислам диненә хәерһаклы, һәммәбез дә тын калып, бу серле һәм моңлы авазны тыңладык; кемдер эченнән генә белгән догаларын укыды. Аннары без бу чараны оештыручылар әзерләгән ботканы, башка тәгамнәрне – карбыз, җир җиләген авыз иткәч, биредәге гаиләләргә озын гомер, ныклы сәламәтлек теләп, аны уздыручыларга рәхмәтләребезне белдереп, өйләребезгә таралдык.
Хатыйп Гәрәй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев