Кышлау авылында фельдшер акушерлык пункт ачылды
Кышлау халкы Яңа елны куанычлы вакыйга белән каршы алды.
Кышлау халкы Яңа елны куанычлы вакыйга белән каршы алды.
Озын һәм актив гомер" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кышлау авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Рөстәм Хисамиев, районы Советы Аппараты җитәкчесе Фәнис Галиуллин, район үзәк хастаханәсе баш табибы Сергей Ибраһимов, "Таң" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сибагатуллин, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов һәм авыл халкы катнашты.
Барлыгы 272 кеше, шул исәптән 36 бала беркетелгән фельдшер-акушерлык пункты тулысынча яңа җиһаз һәм табибка кадәрге беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган. Халык шулай ук диспансерлаштыруның беренче этабын да монда уза алачак. Аз хәрәкәтләнүче халык өчен пандуслар һәм санузел бар.
"Кышлау авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу - барлык авыл халкы өчен сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итүдә мөһим адым. Бу безнең һәр пациент турында дәүләт кайгыртуының дәлиле!"- диде Әтнә үзәк район хастаханәсе баш табибы Сергей Ибраһимов..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев