Күлле Киме авылында гомер итүче, сугыш чоры баласы, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, Луиза апа Шәмсиева бүген 90 яшҗлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
Луиза апа 1935 елда Күлле-Киме авылында дөньяга килә. Аның бөтен тормышы шушы авыл белән бәйләнгән.
- Күлле Киме авылы әти-әнием, әби-бабайларымның туган җире. Биредә җиде буын яшәгән. Шушы авылда тәпи басып киткәнмен, шушыда укыдым, гомер буе биредә эшләдем, - дип хатирәләре белән уртаклашты Луиза апа.
Аны юбилее белән котларга килгән коллегасы Саимә Сабирова:
- Луиза апа беркайчан да укучыларның дәфтәрләрен тикшермичә калмады. Аның һәрвакыт дәрес планы төзелгән булыр иде. Кызыл белән темасы, яшел төс белән – максаты, ә зәңгәр паста белән гомуми планы язылган булыр иде. Дәрестә шул план нигезендә бара, укучылар шигырь сөйлиләр, укучылар җаваплар бирәләр. Луизпа апаның беркайчан да җавап бирмәгән, әзерләнмәгән укучылары булмады, - дип искә алды ул.
Луиза апаны бүгенге гомер бәйрәме белән котларга килгәч, хәтеренә исләр китәрлек. Кайбер танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен дә яттан сөйләде.
- Мин бик бәхетле кеше. Никадәр кадер-хөрмәт үземә. Иртәдән бирле бүген котлаулар кабкл итеп утырам, - дип шатлыгы белән уртаклашты.
Нет комментариев