Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Соңгы кыңгырау яңа тормышка ишекләрен ача

Бүген район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды.

Алсу Мөхтәбарова

Олы Әтнә урта мәктәбенең иркен ишегалдын кояш җылы нурларына күмә.  Бүген биредә майның җылы, рәхәт көне генә түгел, ә зур бәйрәм – Соңгы кыңгырау. Бу көн – мәктәп тормышы белән хушлашу һәм зур тормышка аяк басу мизгеле.

Бүген Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” тантанасы узды. 2025нче елда мәктәпне 42 9нчы сыйныф укучысы һәм 12 11нче сыйныф укучылары тәмамлый. Игътибар үзәгендә – үсеп буйга җиткән чыгарылыш сыйныф укучылары. Сылу кызлар һәм батыр егетләр. Аларның күзләрендә-бер үк вакытта шатлык та, җиңелчә сагыш та күренә. Уку еллары артта, алда – яңа тормыш көтә.

Бәйрәм балаларның дәртле биюеннән башланып китте. Аннары сүз килгән мөхтәрәм кунаклар – Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Шаһит улы Хисамиевка һәм Район халык мәгарифе бүлеге рәисе – Рәфис Рәфкәт улы Фатыйховка тапшырылды. Шулай ук мәктәп директоры – Гөлия Наил кызы Мөхәмәтшина да бик матур теләкләрен теләп калды. Мәктәп турында шигырьләр, дуслык турында җырлар яңгырый. Чыгарылыш укучылары хушлашу вальсында әйләнә, һәм бу вакытта тормыш беразга туктый кебек тоела.

Менә соңгы кыңгырау чыңлый... Аның үткен һәм дулкынландыргыч тавышы бөтен тирә-якка тарала, ул мәктәп чоры тәмамлануны һәм тормышның яңа этабына аяк басуны символлаштыра. 

Күккә очырган төрле төстәге шарлар үзләре белән балачак хыялларын һәм өметләрен алып китә. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылар, дуслар, мәктәп белән саубуллашалар. Мәктәпне тәмамлау – кичәге укучылар тормышында беренче авыр мизгел. Алда аларны чыгарылыш имтиханнары һәм югары уку йортларына керү көтә.  

Олы Әтнәдә бүген бәйрәм атмосферасы һәм бераз моңсулык хөкем сөрә. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, мәңгелек онытылмас һәм кабатланмас хәтирәләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланып калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев