Татарстанның кайбер районнарында боз явачак
Соңгы хәбәрләр

Татарстанның кайбер районнарында боз явачак

Татарстанда 3 июнь кичендә һәм 4 июнь көнне көндез һава торышының начарлануын фаразлыйлар.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада яшен көтелә, ә кайбер районнарда хәтта боз да явачак. Өстәвенә, мондый һава шартлары Казанда да булачак.

Берникадәр вакытка төбәктә җил дә көчәя. Аның тизлеге 4-5 июньдә 15-18 метр тәшкил итәчәк, урыны белән 22 метрга кадәр җитәчәге фаразлана.

Татар-информ


Нет комментариев