Күңел һаман балачакка тартыла: ихласлык, самимилек, рәхәтлек
1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан Туган ягым паркында бәйрәм чарасы узды.
Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне. Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Әтнә авылының «Туган ягым» мәдәнят һәм ял паркында бәйрәм чарасы узды. Биредә балалар коляскасы этеп йөргән әниләрне дә, оныкларын җитәкләп йөргән әби-бабайларны да күрергә була иде. Ә бәйрәмнең төп хуҗалары - балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Төрле мастер-классларда катнаштылар, биеделләр-уйнадылар. Әтнә балалар сәнгать мәктәбе көче белән әзерләнгән концерт карадылар.
Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 нчы елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.
БМО әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше итеп игълан итте.
Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн. Жир йөзендә яшәүче барлык милләт вәкилләрен бүгенге бәйрәм көне белән котлыйбыз! Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев