Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Соңгы хәбәрләр

Укучылар театрның тылсымлы дөньясында булдылар

Олы Мәңгәр китапханәсендә «Театрның тылсымлы дөньясы» дигән иҗади очрашу узган.

Курчак театры театр сәнгатенең бер төре, анда актерларны кешеләр идарә иткән курчаклар алыштыра. Ул һәркемгә якын һәм аңлаешлы, үзенең яктылыгы, төслелеге, динамикасы белән җәлеп итә, тамашачыларга уңай йогынты ясый.
"Авыл мәдәният йорты базасында эшләүче «Әкият иле» Олы Мәңгәр курчак театры режиссеры белән кызыклы очрашу узды. Театр режиссеры Сәлахетдинов Рафисның театр эшчәнлеге, аның репертуары, актерлар, персонажлар, декорацияләрнең ничек барлыкка килүе, музыкаль озата бару һәм башка күп нәрсәләр турындагы кызыклы чыгышын һәркем кызыксынып тыңлады..
Шулай ук тамашачылар актер–курчаклар белән таныша алдылар. Алар эшнең нечкәлекләре турында сөйләделәр, курчак хәрәкәтләрен ничек идарә итәргә, персонажларның характерын, тәртибен, эмоцияләрен ничек дөрес итеп җиткерерү серләрен ачтылар. Шулай ук «Йомры күмәч» (Колобок) әкиятеннән курчаклар белән уен буенча мастер- класс узды, - дип хәбәр ителә авыл китапханәсенед ВКонтакте челтәрендә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев