Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Ветеран волейболчылар очрашты

«Ашыт» спорт үзәгендә яңа ел яллары булса да, көн дә төрле чаралар уза.

Әтнә районының "Ашыт" спорт үзәге бүген чын мәгънәсендә волейбол бәйрәменә әверелде. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән алты команда – Морки, Бәрәңге, Биектау, Теләче, Арча һәм, әлбәттә, хуҗалар – Әтнә ветераннары көч сынашты.

Бу көнне "Ашыт" үзәгенә җыелган волейболчыларның һәрберсе – үз эшенең остасы, спортка гомерен багышлаган шәхесләр. Аларның күбесе инде 60-70 яшьлек ир-атлар, әмма аларның күңелләре һаман да яшь, дәртле. Һәрбер уенчы җиңүгә омтылса да, бу көнне төп максат – көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, яраткан уеныңның кабатланмас рәхәтен тою, дуслар белән аралашу иде.

Районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ветераннар өчен бу – җиңүдән дә мөһимрәк. "Аларга җиңү кирәк түгел, ә менә волейбол уенының тагын бер кат рәхәтен, тәмен тою кирәк", – диде ул.

Турнир бик җанлы һәм кызыклы барды. Һәр команда үзенең иң яхшы уенын күрсәтергә тырышты. Көчле алкышлар, дустанә шаярулар һәм, әлбәттә, спорт рухы бу көнне "Ашыт" үзәгендә тантана итте. Җиңүчеләр билгеләнде, призлар тапшырылды, әмма иң мөһиме – һәркем күңелендә яхшы хатирәләр һәм яңа дуслар белән өйләренә таралды. Ветеран волейболчыларның очрашуы чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев