Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

“Райгаз”лар булдыра

Аларның тырышлыгын күргәч, әнә шундый фикер туды.

«Ашыт» спорт һәм мәдәни үзәгенең спорт мәйданчыгында районның газ оешмасы хезмәткәрләре ГТО нормалары тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президентының 2014 елгы "ГТО турында«гы Указы дөньяга кергәч үк, аны этаплап гамәлгә кертү буенча төбәк планы эшли башлады. Чаралар планы буенча спорт төрләре һәм нормативлар җенескә, яшькә бәйле рәвештә билгеләнә. Әйтергә кирәк, әллә ни катлаулы да түгел.
Шуңа күрәме, районыбызның төрле оешма хезмәткәрләре нормативларны теләп тапшыралар. Моңа кадәр дә газетабызда ГТО нормаларын тапшыручылар турында язып килдек. Хәтерлисездер, араларында, хәтта, пенсионерлар да бар иде.
Бу юлы «Райгаз» оешмасыннан 17 хезмәткәр үз көчен сынап карады. Биредә спорт белән азмы - күпме «дус булу» да зур роль уйный. Арадан алтысы «алтын» билгегә тапшырды. Боларның спорт белән шөгыльләнүләрен әллә каян чамалап була. Тагын бишесе: өчесе — «көмеш», икесе «бронза» билгесенә ия булды. Кыскасы, "Райгаз«лар булдыра дип тел шартлатучылар күп булды биредә. Кызганычка каршы, «ГТО» нормаларын бирә алмаучылар да булды, киләчәктә алар үзләрен кабат сынап карый алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев