Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Спорт үзәгендә һәркемнең яраткан «Күңелле стартлар» спорт уеннары узды

12 июньдә, Россия көнендә, Әтнә мәдәният һәм спорт үзәге энергия һәм дәрт белән ташып торды.

Катнашучы балалар команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтеп, җитезлек, тизлек һәм зирәклек буенча ярыштылар. «Күңелле стартлар» белән беррәттән «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативлары үтәлде (ВФСК ГТО).

Теләүчеләр үз көчләрен отжимание, озынлыкка сикерү һәм урындыктан алга бөгелү кебек төрле дисциплиналарда сынап карый алдылар.

Тренерлар кагыйдәләрнең үтәлешен игътибар белән күзәттеләр һәм катнашучыларга иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә ярдәм иттеләр.

Чара чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде.

Катнашучыларга күтәренке кәеф һәм физик мөмкинлекләрен тикшерү мөмкинлеге бирелде. Бәйрәм азагында барлык катнашучыларны да күңелле сюрприз – тәмле бүләкләр көтте. Бу аларның тырышлыклары һәм спорт рухы өчен лаеклы бүләк булды. Спорт комплексында Россия көне матур истәлекләр калдырып, спорт белән шөгыльләнүне дәвам итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге белән уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев