Әтнә көрәшчеләре сынатмадылар
спорт

Әтнә көрәшчеләре сынатмадылар

Арча шәһәрендә 2004 - 2005 елгы егетләр арасында "Айракс" сәүдә йорты җитәкчесе Локманов Ә.Т. бүләгенә көрәш буенча Арча муниципаль районы беренчелеге булып үтте.

Районыбызның яшь көрәшчеләре сынатмадылар, ярышта уңышлы чыгыш ясап, команда белән 2 урын яуладылар.
Спорт мәктәбе укучылары үзләренең авырлык категорияләрендә Гыйләҗетдинов Радил - 2 урын, Абдуллин Илсаф - 2 урын, Вәлиев Фәнил - 2 урын, Зиганшин Ранил - 3 урыннарга лаек булдылар.
Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар гына теләп калабыз!


Нет комментариев