Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Урамнар үзара ярышты

Олы Мәңгәр мәктәбе базасында урнашкан боз мәйданчыгында зур хокей ярышлары булып узды.

Быелгы бәйгене Иске Мәңгәр авылы егете Рөстәм Хафизов абыйсы Рамил призына оештырды. Хоккей ярышында Иске Мәңгәр һәм Олы Мәңгәрнең Югары Оч, Түбән Оч, Үзәк, Атау-Тарлау командасы егетләре канашты. Беренче карашка көчләр тигез кебек иде, шуңамы уен бик киеренке барды. Әмма Иске Мәңгәр егетләре авылдашлары призына узган ярышта беренчелекне бирмәде, чемпион калды. Күчмә Зур кубок та нәкъ менә аларга тапшырылды. Икенче урында – Атау-Тарлау командасы, өченче урынга Түбән Оч командасы егетләре лаек булды. Беренче өч урынга лаек булган командалар акчалата бүләккә дә ия булды. Шул ук вакытта “Иң яхшы саклаучы”, “Иң яхшы һөҗүмче”, “Иң яхшы капкачы”га шәхси кубоклар да тапшырылды. Уен барышында чәй, төрле тәм-томнардан, шашлыктан авыз итү мөмкинлеге булдырылды.

Хоккей уйнау өчен мәйданны авылыбыз егетләре “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы ярдәме белән елның-елында карап, чистартып тора. Рәхмәт аларга. Рөстәм Хафизов исә күп еллардан бирле авыл яшьләре арасында спортны үстерүгә үзеннән зур көч кертә. Һәркайсына да алга таба да уңышлар юлдаш булсын, Рамил Хафизовның урыны җәннәттә булсын иде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев