Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Файдалы киңәшләр

Адәм баласы әгәр чирләп китсә, тизрәк имму­нитетны ныгыта торган тылсымлы төймә эзли башлый.

«Акчагызны төрле шикле поливитаминнар яки БАДларга әрәм иткәнче, сыйфатлы ризыклар сатып алыгыз, бу күпкә файдалырак булачак», – дип искәртә белгечләр. Шул ук вакытта физик активлык, саф һава һәм тыныч төнге йокы кирәк кешегә. Чөнки йоклаганда иммун системасы күзәнәкләре барлыкка килә.

Гади ОРВИ, ОРЗ белән авырыйсыз икән иммунологик тайпылышлар бар дигән сүз түгел. Ләкин инде һәр ОРВИ яки ОРЗ катлауланып синусит, гайморит, эренле отит белән тәмамлана икән, иммунологка күренергә киңәш ителә. Яхшы, файдалы ризык­лар гына иммун системасы күзәнәкләре өчен төзелеш материалы булып хезмәт итә. Күзәнәкләр нормаль хәрәкәт итә алсыннар өчен физик активлык та кирәк. Әлбәттә, стрессларга бирешмәгез, чөнки стресс – иммунитетны “үтерүче” факторларның берсе. Д витамины иммунитетка уңай тәэсир итүе тикшерүләр белән дәлилләнгән. Чирләрне искәртү максатында, аны балаларга да, өлкәннәргә дә кулланырга тәкъдим итәләр.

Табиб белән киңәшләшү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев