Исерек йөртүчегә – сәбәп юк
Мәгълүматлар район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде.
Агымдагы елның 15 апрелендә Олы Әтнәдәге әйләнгеч юлның икенче километрында, иртәнге 8 сәгать 10 минутта район автоинспекторлары тарафыннан “Беларус” тракторы тоткарлана.
Бу очракта алдан шикләнү нәтиҗәләре раслана. Трактор белән И.Р.Борхановның Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозган хәлдә идарә итүе ачыклана. Башкача әйтсәк, башта ул исерек хәлдә идарә итүдә шикләнелә. Ә суд утырышында аның гаебе тулысынча исбатланды. Ул үз гаебен таныды, үкенүен белдерде.
Әмма биредә кемнеңдер автоинспекторларга “чагуын”, алдагы көннән “чыгып бетмәвен” яки башка төр сәбәпләр эзләү урынсыз. Чөнки ул сәбәпләрнең берсе дә игътибарга алынмый. Игътибарга алынганы – йөртүченең руль артында исерек булуы.
Әлбәттә, кабат алкоголь эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә итүнең аяныч нәтиҗәләрен искә алырга туры килә. Бу очракта, беренче чиратта, гаиләгә килгән зыянны күзаллыйк. Монда да бер авызны тыя алмау нәтиҗәсендә гаилә бюджетына, гомумән, гаиләгә санап бетергесез зыян килде. Хәтта суд карарын искә алмаган хәлдә дә элекке тракторчыга хәзер “җәяүле эш”кә күчәргә туры килә – әгәр андыйны таба алса. Ул эшенә дә кемнәндер утыртып алып баруны сорап, кемгәдер җайлашып, гаиләдәге яшәү режимын һәм шартларны үзгәртеп барырга туры киләчәк. Аракы – иң зур зыян диюләре бик дөрес сүзләр. Дөньяви яктан да, дини яктан да алкогольнең иң зур зыяннарның берсе булуы турында гел языла, югыйсә. Аңлаган кешегә…
Бер риваять
Кәферләр бик тәкъва, дини кешене тоткын итеп алып, сайлау алдына куйганнар. “Менә сиңа өч хәрам эш: берсе – зина, икенчесе – үтерү, өченчесе – аракы эчү. Өчесенең берсен эшләсәң, җибәрәбез”, – диләр. Арадан, карап торышка иң зыянсызы – аракы эчү, дип фикер йөртә тоткын. Шулай итеп аракы эчә... нәтиҗәдә, акылы томаланган исерек зина да кыла, үтерә дә...
Әлеге риваятьтән чыгып фикер йөртегез әле – ни дәрәҗәдә яман ул алкоголь эчемлек куллану. Ә җәмәгать суды карары түбәндәгечә яңгырады:
Ул Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы Кодексның 12.8 маддәсе 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылды. Аңа 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде. Шул ук вакытта транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан 1 ел да 6 айга мәхрүм ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев