Яз кыш белән алышамы? Сез ни  уйлыйсыз...
Табигать

Яз кыш белән алышамы? Сез ни уйлыйсыз...

Яз җитте, инде җәйгә таба барабыз...

Шулай дип куанырга өлгермәдек, Олы Әтнәдә ишелеп кар ява башлады.

Хәтерлисезме, элек: “Яз тулы вәкаләткә ирешсен өчен 7 буран кирәк”, - дияләр иде. Исәпләвемчә, быел 6сы булды аның. Монысы 7нчесе булырга тиеш.

Хәер, төгәл әйтеп булмый, әллә тагын булыр ул. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Г.Мөхәмәдҗанова фотосы
 


Нет комментариев