Күәм мәктәбендә тарихи мирас күргәзмәсе эшләделәр
ТАССРга 100 ел

Күәм мәктәбендә тарихи мирас күргәзмәсе эшләделәр

Күәм урта мәктәбендә бүген

ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлап тарихи мирас күргәзмәсе эшләделәр. 

- Әлеге күргәзмәгә материаллар туплау эшендә укучылар да, ата-аналар да бик актив булдылар. Укучыларның үткән белән, тарихыбыз белән кызыксынулары артты. Алар гына түгел үзебез дә хатирәләр дулкынында йөздек. Әле генә иде бит, вакыт ничек тиз узган да, замана ничек алга киткән, дип уйлап куйдык. Әйләнәбез дә килеп карыйбыз, укучылар да шулай,  - ди  Күәм урта мәктәбе укытучысы Римма Борһанова. 

Римма Борһанова фотолары


Нет комментариев