Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Театр сәнгате

Табасаран театры – Әтнәдә

“Зур гастрольләр” төбәкара программасы кысаларында Дербент шәһәренең Табасаран дәүләт драма театры коллективының Әтнә районында гастрольләре узды.

Әтнә театры өчен тарихи мизгел. Дагыстан республикасының Дербент шәһәренең Табасаран дәүләт драма театры коллективының Әтнә районында гастрольләре узды.

Кечкенәдән театр сәнгате белән бәйле булу сәбәплеме, Табасаран дәүләт драма театрының театрларына кызыксынып карарга бардым. Кирәк бит, әлеге театр Әтнә сәхнәсендә уйный. Килгән тамашачы да: "Кызык бит, карыйсы килә уйнауларын", - диделәр.
Табасаран дәүләт драма театры коллективы Әтнә тамашачысына «Тайна бабушки» (нәни тамашачылар өчен рус телендә булды), А. Чехов һәм В. Сологуб
әсәрләре буенча сәхнәләштергән «Свадебный переполох» һәм «Тетушка Удрида» (К.Мазаев) спектакльләрен тәкъдим итте. Спектакльне тәрҗемә белән карадык. Чөнки спектакль табасаран телендә барды. Тәрҗемә белән каравы авыррак, дип кисәтсәләр дә, кызыксыну көчле иде.
 Артистларның кыяфәтенә, уйнауларына сокланып, шаккатып утырып, ул авырлыгы сизелмәгән дә.

Кызыклы мәгълүмат
Көньяк Дагестанның кечкенә тау халкы табасараннарның телен Россиядә иң катлаулысы дип атыйлар. Шулай ук дөньяда да иң катлаулы телләрнең берсе санала һәм ул шул нигездә Гиннес рекордлар китабына да кертелгән. Табасаран теленең иң билгеле бер катлаулыгы — аның килешләре. Рус һәм татар телендә 6 гына килеш булса, табасаран телендә 42 килеш бар икән.

«Свадебный переполох», шулай ук икенче көнне караган спектакльдә дә мәхәббәт һәм акча, ир-ат һәм хатынкыз, ана һәм кыз, ата һәм ул
мөнәсәбәтләренең мәңгелек темалары күтәрелә. Икейөзлелек, хәйләкәрлек, затлылык, комсызлык кебек сыйфатларны чагылдырган спектакльне артистларның уйнауларыннан да аңларга була.
Спектакльдән бигрәк тау халыкларының безнең мохит, табигатебез турында фикерләрен ишетәсе килде. «Бездә бар да чын авылча
инде, дисәләр дә, безгә сезнең яктагы тынычлык, табигате бик ошады.

Шау-шулы шәһәргә караганда, биредә яшәү рәхәтрәк кебек. Әтнә безне кунакчыллыгы белән каршы алды. Экскурсияләр оештырдылар. Гомумән, Татарстанга беренче килүебез. Безгә барысы да бик ошады», — ди театрның директор урынбасары Тельман Магомедов.
Дагыстан белән Әтнә арасында дуслык күпере салынды, дияргә дә буладыр. Дәвамлы булсын.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев