Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Куркынычсызлык – беренче урында

Террорчылык һәм экстремистлыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Балалар ялы, бәйрәмнәр алдыннан, гадәттәгечә, комиссия әгъзалары фикер алышырга, киңәшләшергә җыела. Бу юлы да көнүзәк мәсьәлә буенча районыбыз балаларының җәйге каникул ялларын куркынычсыз, хәвеф-хәтәрсез үткәрү беренче урында булды. Быел районда 725 баланы ял иттерү каралган. Шуларның 400е мәктәп яны лагеренда ял итәчәк. 200 бала җәй көне ял итсә, калган 200е көзге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьларына йөриячәкләр. 60 бала хезмәт һәм ял лагеренда эшли.

Моннан тыш, балаларның башка районнардагы төрле лагерьларга баруы да каралган. Быел күләмле ремонт эшләреннән соң, “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 240 бала ял итәр дип көтелә. Беренче смена 26 июньнән эшли башлый.

Район мәгариф бүлеге вәкиле үз чыгышында объектларның террорчылыкка каршы сакланышына тулысынча туры килүен билгеләде.

Полиция бүлеге вәкиле утырышта катнашкан һәркемне игътибарлы булырга чакырды.

Киләсе атнадан республикабызда, шулай ук районыбызда да Сабантуйлар башланып китә. Шуңа күрә дә барлык кешенең дә уяу булуы кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев