Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Уяулык, игътибарлык һәрвакыт кирәк

Район хакимияте каршында эшләп килгән террорчылыкка һәм эктремистлыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Һәрвакыттагыча, утырышта көн тәртибе буенча берничә мөһим, көнүзәк мәсьәләләр каралды. Комиссия составына үзгәреш кертү, мәгариф, мәдәният һәм сәүдә үзәкләрендә террорчылыкка каршы саклану, элек күрсәтелгән кимчелекләрне төзәтү турында сөйләшенде. Шулай ук Ураза бәйрәменә әзерлек, районның миграция хәле, профилактик эшләр турында вазифаи затлар чыгыш ясады.

Ни кызганыч, тормышыбыз тыныч түгел, гел нидер булып тора. Бу хакта ТРның Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе буенча Әтнә районы кураторы Айдар Давлетьяров та: “Оператив хәл буенча кыскача гына тукталып узасы килә. Кызганычка каршы, тотрыклы киеренкелек хөкем сөрә. Мисал итеп, бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында да язылды, Казанда берәү мировой суд залын яндырырга теләде. Ул үзенең гаебен таныды. Шуңа күрә игътибарлы булырга кирәк. Шикле очракларга юлыккан очракта, үзлегеннән генә ни дә булса эшләргә ярамый. Хокук саклаучыларга мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип ассызыклап үтте.

Утырышта чыгыш ясаган район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов та террорчылыкның куркынычсызлыгына басым ясады: “Уяу булырга, шикле әйберләргә юлыкканда битараф калмаска кирәк”, – дип кисәтеп үтте. Миграция хезмәте җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов райондагы миграция халәтенең торышы белән таныштырды.

 Быелның ел башыннан районга 69 чит ил гражданины кайткан. Аларның күбесе Олы Әтнә, Түбән Бәрәскә, Олы Мәңгәр һәм Күәм авылларында яши.

Террорчылыкка һәм эктремистлыкка каршы комиссия утырышында сәүдә объектлары вәкилләре дә катнашты. Аларга да террорчылыкка каршы көрәштә уяу булу, куелган таләпләрне төгәл үтәү кирәклеккә басым ясалды.

Ураза бәйрәменә дә ерак калмый. Бу хакта Әтнә районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев кыскача гына аңлатып үтте. Террор, террорчылык... Бу – гомумкешелек проблемасы, глобаль проблема.

Террорчылык – дөньяның коточкыч куркыныч сугышы ул. Аңа каршы көрәшү дәүләтнең генә түгел, ә безнең һәрберебезнең дә бурычы. Шуңа күрә дә уяулык, тагын бер кат уяулык кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев