Аджика рецепты
Тәмле булсын

Аджика рецепты

Сез дә ясап карагыз әле.

Кирәкле әйберләр:

500 гр помидор

500 гр болгар борычы

300 гр сарымсак (ул якынча 1 стакан була)

200 гр әче борыч

50 гр хмели-сунели

Тәменчә тоз

50 гр тәме килгән сыекмай

Болгар һәм әче борычны, сарымсакны иттарткыч аша чыгарасың, массага хмели-сунели өстисең. Шушы массаны икенче кат иттарткыч аша чыгарасың һәм тәменчә тоз, тәме килгән сыекмай салып яхшылап болгатасың.

Кечкенә банкаларга тутырып суыткычта саклыйсың. Пластик савытларга тутырып туңдыргычта сакларга да мөмкин.

Хезмәт


Нет комментариев