«Җәй пирогы» рецепты
Гөлшат Ганиева җиләкләр өлгергән чакта «Җәй пирогы» пешерергә киңәш итә.
Җәй пирогының эчлегенә үзегез яраткан җиләкне салырга мөмкин. Ә камыры «шарлотка» пирогына кебек ясала.
Камыр өчен: 6 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 10 грамм көпшәкләндергеч, 1 кап ванилин, 6-8 аш кашыгы үсемлек мае, он. Ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм кура җиләге салырга.
«Мин камырны куерак итәм, шуңа кабарып пешә», — ди Гөлшат.
«Җәй пирогы» пешеп чыккач, аның өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев