Бишмармак пешерәбез!
Тәмле булсын!
Мин бишмармакны ат, сарык, сыер һәм тавык итеннән пешерәм. Бик тәмле һәм туклыклы ризык.
Башта сөяклерәк итне озак итеп кайнатабыз. Шулпа тәмле булсын өчен кишер, башлы суган да салып кайнатам. Шул арада токмач җәеп, аны ромбиклап кисәм. Суганны боҗралап турап, бер савытка салырга һәм майлырак кайнар шулпа, кара борыч сибеп, өстен каплап томаларга кирәк.
Ит пешеп чыккач, шулпаны сөзеп, итне аерым савытка турарга. Ә шулпага бәрәңгене урталайга гына ярып, пешереп алырга. Аннары аны аерым савытка алып, шул кайнап торган шулпага ромбиклы токмачны пешереп алырга. Барлык ингридиентлар пешкәч, аерым сай һәм зур савытка башта ромбиклы токмач, анын остенә пешкән һәм туралган ит, пешкән бәрәнге һәм иң өскә томалап йомшарган суган салып, матур итеп бизәргә. Яшеллек салып матурларга. Шулпаны аерым касәгә салып бирергә.
Бик тәмле ризык. Пешереп карагыз!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев