Бламанже рецепты
Тәмле булсын

Бламанже рецепты

Рәмзия Әхмадуллина рецепты.

500 грамм кибет каймагына (сметана) 1 стакан песок, бераз ванилин салып куябыз.

Тимер савытка 6 аш кашыгы су, 1 аш кашыгы желатин (яки агар-агар) салып 1 сәгатькә бүрттерергә куябыз.

Вакыты җиткәч желатинны утка куеп кайнарлап алабыз (кайнатып чыгармыйбыз).

Сметана өстенә желатинны, туралган җиләк-җимешне (персик, абрикос, груша, алма бара) салып яхшылап болгатабыз.

Кечерәк савытларга салып суыткычка куябыз. Суынгач, табынга куйганда, өстен кырган шоколад белән бизәргә мөмкин.

Хезмәт


Нет комментариев