Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бәлеш рецепты

Гөлгенә Сабитовадан бәлеш рецепты.

Камыры:
1) ярты стакан су,
2) ярты стакан сыек май,
3) 2 а.к. майонез,
4) 1 б.к. тоз,
5) кирәгенчә он.
Эчлеге:
1) ит,
2) бәрәңге,
3) суган,
4) тоз, борыч, укроп, дәфнә яфрагы(лаврушка),
5) каз мае.
Итне, суганны турап борыч белән болгатып куям. Болай эшләгәндә ит тәмле булып тора. Бәрәңге турарга һәм ит янына салып, каз мае, тоз, борыч, укроп сибеп болгатырга.
Камырны ясап табага салгач камырның төбен кечкенә түгәрәкләп кисеп алам. Шулпасы акмый куркасы юк. Эчлекне салып өстенә берничә дәфнә яфрагы куям. Безгә бик ошый, тәмле хуш исле булып пешә. Бәлешне ясап 200 гр духовкада 1,5 сәгать пешә. Берәр сәгать тирәсе пешкәч, өсте матур гына кызаргач, өстенә фольга каплыйм. Болай эшләгәндә өсте артык кызармый, каралмый, матур гына пешә. Пешеп чыккач , бәлешне пирог кебек кисеп ашарга ошый. Чөнки бәлешнең төбе дә бергә бирелә, тәмле булып ашала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев