Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Люля-кебаб рецепты

Гөлгенә Сабитовадан люля-кебаб рецепты.

Люля-кебаб әзерләр өчен кирәк булачак:
1) суган белән иттарткычтан чыгарылган ит,
2) тоз,
3) борыч,
4) зира тәмләткече,
5) таяклар.
Фаршка тоз, борыч, зира тәмләткече салып әйбәтләп бәргәли - бәргәли болгатырга. Итне күбрәк бәргәләгән саен, ит бер-берсенә ябышып тора, бер масса хасил була диеп әйтимме соң инде. Табага , колбасалар кебек озынча форма ясап, урталарына таяклар тыгып калдырырга. Кызган духовкада пешерергә.

Люля-кебаб белән ашарга бәрәңгеләр дә әзерләп алдык. Туралган бәрәңгеләрне тоз, борыч, паприка тәмләткече, май белән болгатып, майланган табада духовкада пешерергә.

Кыяр, помидор салаты ясадык. Теләгән кешегә соус та куярга мөмкин. Менә шулай җиңел генә, тиз генә әзерләп алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев