Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Торт рецепты

Гөлгенә Сабитованың "Гаилә табыны 2021" бәйгесенә дип әзерләгән торт рецепты.

Камыры:
1) 1 ст песок,
2) 60 гр сыер мае,
3) 2 а.к. бал,
4) 1 б.к. сода,
5) 4 ст он.

Он һәм содадан кала барлык әйберләрне дә кәстрүлгә салырга һәм "парлы мунчага" утыртып бер масса хасил булганчы болгатырга. Шуңа 1 б.к. лимон суында сүндерелгән сода салып болгатырга. Плитәдән алып әз-әзләп он салып камыр ясарга. Камырны 8 кисәккә бүлеп түгәрәкләр җәяргә. Табага түгәрәкне салып чәнечке белән төрткәләргә һәм духовкада коржикларны пешереп алырга. Өстенә тәлинкә яисә кәстрүл капкачы куеп кырыйларын кисеп алырга. Ахырдан кискән кырыйларын ваклап , тортның кырыйларына, өсләренә сибәргә була.

Кремы:
1) 1,5 ст сөт,
2) 1 ст песок,
3) 2 йомырка,
4) 2 а.к. он,
5) 200 гр сыер мае.

Майдан кала барлык әйберләрне дә кушып миксер белән болгатып алырга. Һәм "парлы мунчада" куерганчы болгатырга. Сыер мае салырга да плитәдән алырга, болгатырга.
Коржикларга кремны сыларга. Кырыйларына вакланган валчыкларын сибеп, үзегез теләгәнчә бизәргә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев