Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

90 яшьлек Венера әби газетабызны көтеп ала

“Район яңалыкларын бик яратам, бик кызыксынам”, – ди ул

“Бик күп күрдем, күпне кичердем”, – дип яшьләнгән күзләрен сөртә Түбән Шашы авылында яшәүче 90 яшьлек Венера әби.

Олы юбилее белән котларга килгән Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Рәхимҗанованы һәм җирлек, шулай ук “Әтнә таңы” хезмәткәрләрен ишек төбенә кадәр чыгып каршы алды һәм ишек алдына чыгып озатып калды. Сөбханалла, үз аягыңда булып, сау-сәламәт хәлдә, тазалыктынычлыкта йөрүгә ни җитә!?

Районыбыз башлыгы исеменнән килгән тәбрикләүләрне һәм авыл җирлеге котлавын тыңлап, оныклары бүләк иткән чәчәк бәйләмнәрен кочаклаган хәлдә берөзлексез диярлек:

– Зур рәхмәт, исән-сау эшләгез, – дип кабатлады ул.

Шунысы кызык, оныгына – республика күгендә үк балкучы билгеле шәхес, ТР Язучылар союзы әгъзасы, шагыйрә Гөлүсә Батталовага да исемне хәзерге авыл җирлеге башлыгы хөрмәтенә ул сайлаган.

Тагын бер искитәрлек мәгълүмат – 5 баланың сөекле, кадерле анасы, 12 оныкның һәм 30 оныкчыкның яраткан әбисе ул.

Аның белән бергә тарихи үткәнгә дә күз салып уздык. Шагыйрь әйтмешли, монда туып, монда үскән ул. Тормышка да шушы ук авылда яшәүче Равил атлы кешегә чыккан...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев