Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Әтнәдә күчмә поликлиника эшли

Беренче атнаны табиблар Бәрәскә авылында булды, бүгенге көндә Комыргуҗа авылында эшлиләр.

Күчмә поликлиниканың максаты нинди, безнең районда кайчанга кадәр эшләячәк, биредә кемнәр тикшерү уза? Комыргуҗа авылына барып биредә эш барышы белән танышып кайтырга булдык.

Тышкы ягыннан гына карап үтеп, күчмә (мобиль) поликлиниканың эченә кергәнебез юк иде. Бире­дәге тәртипкә, чисталыкка исебез китте. Тар гына озын коридор, җыйнак кына бүлмәләр булса да, бернинди артык әйбер юк. Табибларның ягымлылыгы, һәрьяктан ярдәм итәргә торулары сок­ландырды. Күчмә поликлиника җитәкчесе, табиб-невролог Илфак Ярмиевтан бу хезмәтнең асылы турында сораштык.

– Проектның төп максаты – рес­публика халкын профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү. Без, беренче чиратта, район үзәкләренә түгел, авылларга барабыз. Ни өчен авылларга, чөнки авыл халкы Казанга түгел, район үзәгенә кадәр дә килә алмаска мөмкин. Бирегә килгәнче алдан район үзәк больницасында сезнең район табиблары, фельдшерлары белән очрашабыз. Аларга аңлатабыз, ни өчен һәм кайчан киләчәгебезне, нинди табиблар һәм белгечләр караячагын, нинди анализлар алыначагын. Без шундый таләпләр куябыз, безгә алдан пациентларны әзерләсеннәр, дип. Аннары бер атна кала без кайсы авылларда торачагыбызны карыйбыз. Беренчедән, бу күчмә поликлиника урнашкан машина 20 метр озынлыкта – фурадан да зуррак. Икенчедән, аны урнаштыру өчен тип-тигез урын кирәк. Өченчедән, 380 вольтлы ут булу зарур һәм дә саклаучы.

– Күчмә поликлиника ничәдән эшли башлый?

– Без һәрбер авылда биш көн торабыз. Комыргуҗа авылыннан җомга көнне китеп, Күәмгә барачакбыз. Күчмә поликлиниканы шушы авылда урнаштырабыз һәм ул биредә ике көн тора, Дүшәмбе көнне иртән киләбез, сәгать 9.00дән соңгы пациентка кадәр эшлибез, – диде ул.

Биредә авыручыларны нинди юнәлешләрдә караячаклар соң, дигән сорауга килсәк. Респуб­­лика клиник больницасы табиб­лары нерв, йөрәк системасы, эндекринология белән бәйле чирләрне ачыклыйлар. Күз һәм хатын-кызлар табиблары да бар. Моннан тыш, анализлар да алалар, ультра тавыш тикшерүе узу мөмкинлеге дә бар.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев