Күпер – яңа, юллар – асфальт
Бер көнне редакциябезгә Яңа Әтнә авылында гомер кичерүче, чыгышы белән Күәм авылыннан булган авылдашым Рафаэль абый Мөхәммәтҗанов килеп керде.
Шигырь яздым, алып килсәм бастырырсызмы икән? – дип сорады ул.
– Алып килеп кара, бөтен кеше шагыйрь булып бетә алмый, бәлки берәр истәлек язып була торгандыр, – дидек аңа.
Рафаэль абыйның редакциягә керү хикмәте шунда, Ашыт елгасындагы элекке биш күпер турында бәян итәсе килгән иде.
– Хәтерлисездерме, элек Олы Әтнә белән Күәм арасында тармакланып аккан Ашыт аша биш күпер бар иде. Хәзер алар юк инде. Әмма Ашыт аша узган саен, һаман шул күперләр искә төшә. Ул вакыттагы газап чиккән вакытлар, – диде ул.
Рафаэль абый гомер буе шофер булып эшләде. Аның теләген искә алып “Биш күпер” шигырен төзәткәләп, укучы хозурына бирергә булдык.
Биш күпер
Әтнә белән Күәм арасында
Борылып ага Ашыт елгасы.
Анда биш җирдә күпер бар –
Шуннан узып барасы.
Бала чакта шунда уйнап үстек,
Биш күпер елгасы ярында.
Ашытта без куанышып балык тоттык,
Су коендык без елгасында.
Иртә белән эшкә барганда
Уза идек шул биш күперне.
Анда баткан чаклар шактый булды –
Шулай уздырдык без гомерне.
Хәзер инде ул күперләр юк,
Күпер – яңа, юллар да – асфальт.
Элеккеләр һаман күз алдында –
Биш күпер искә төшә кабат.
Шулай ук Рафаэль абыйның күперләргә бәйле истәлеге белән дә уртаклашыйк әле.
25 октябрь көнне Әтнә районы кабат оешуга 35 ел була. Хатирләләрне яңарту урынлы булыр дип уйлыйбыз.
– Юл газабы, гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр инде. Ул юлларда бик күп йөрелде. Язгы ташулар юлны кискән вакытта, Әтнәдән Күәмгә кайтучылар шул күпердән соң, машинадан төшеп калып, авылга җәяү кайтып китә торганнар иде. Бер юлы ике күперне узып, өченче күпер янында «ЗИЛ» машинасы белән кереп баттым. Машинаның алдын дамба кырыена ыргытты. Ике якта яман зур чокыр. Шул вакыт каяндыр зур хәрби машиналар килеп чыкты. Машинаны тартып карыйлар, чыгара алмыйлар. Югыйсә, бик зур техника инде ул. Ул тарткан саен минем машинаның бер көпчәге кире дамба астына төшеп китә. Юлдан уза да алмыйлар. Аларга шулвакыт Күңгәр, Дусым авыллары аша кайтырга мөмкин икәнен аңлаттым. Ә минем машинаны икенче көнне генә тартып чыгара алдылар. Ул вакыттагы Әтнә авылы эчендәге пычрак юлларны сез, яшьләр хәтерләми торгансыздыр инде. Әтнә күперен чыккач, бер машина сыя торган чокыр бар иде. Ул чокырны чыгарга да хәтәр иде. Ул вакыттагы юлларның начарлыгын сөйләп бетерә торган түгел, – диде ул.
Рафаэль абый шофер булып эшләү дәверендә, Әтнә юлларының газаплы чакларын искә алды. Сүзен дәвам итеп:
– Күәм авылын чыкканнан соң, ул яктагы юлларда тагын да начаррак иде. Исең китәрлек, ул галәмәтләргә, валлаһи. Яз көннәрендә юл тагын да газаплы була иде. Берьюлы авылга кайтып киләм. Машинаның йөреше авырайды. Ни булды икән, дип кабинадан төшеп карасам, кырыйга кадәр чыгып көпчәккә балчык ябышкан. Аны күрергә кирәк. Һава торышы кич туңдырып, иртән җебетеп җибәргәч, өшегән балчык көпчәккә шулай ябыша торган иде.
Рафаэль абый сөйли, ә без әкият тыңлаган кебек шаккатып утырабыз. Ә бит бу бары тик бер шоферның гына хис-тойгысы, җанына үткән юл газабы.
Сораша башласаң, ул хатирәләр үзе бер китаплык булыр иде, валлаһи. Ә хәзер, ул юлларны хатирәләрдә генә искә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев