Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Күпне күреп, күпне ки­чергән пар

Шамил Закир улы да, аның җәмәгате Тәслимә дә Әйшияз авылының хөрмәтлеләре булып гомер кичерәләр.

Мә­ка­­лә геройларын күп лә геройларын күптән беләм. Шушы көн­нәрдә гаилә башлыгына 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлады.

Җирлек башлыгы открыткадан укыган тәбрикләү сүзләрен күңеле аша үткәреп, һәр сүзне диярлек “йотып” барды юбиляр. Бүләкләрне дә ихлас рәхмәт сүзләре белән кабул итте. Бер егет һәм ике кыз тәрбияләп үстергән гаилә бүгенге көндә кызлары Зөлфия тәрбиясендә гомер итә.

Шулай бер чакны

1986 ­елны Күәм урта мәктәбен тә­­­­­­мамлагач, бер төркем уку лагач, бер төркем уку­чылар җәйге чорны колхозда төрле эш башкарып уздырдык. Әдһәм Сә Әдһәм Сәми­гуллин җитәк гуллин җитәк­­лә­­­гән данлык­лы “Игенче” колхозын­да эшләү, биг­рәк тә әле мәктәп буса­гасыннан яңа аерылып чыккан,­ борын астына мы­ек яңа төртеп ки­лүче яшьләр өчен зур мәртәбә саналды. Берничә сыйныфташым белән мәктәпнең яңа төзелүче интернатында эшләдек: идәннәрен кысып тигезләдек, фундаментын салдык. Урта мәктәп директоры Радик Зарипов та, колхоз җитәкчеләре дә безнең эш процессын карап, тикшереп тордылар. Шуңа аеруча кызык, күңелле тоелды. Ә бригадабыз җитәкчесе, аңлагансыздыр инде – колхозның балта остасы Шамил Закиров иде. Әле дә хәтердә – уйчан һәм аз сүзле, күпмедер дәрәҗәдә кырыс та тоелган бригадирыбыз әйткәнне бернинди карусыз башкардык ул чакта.

Юбилее белән котларга килгәч тә безне шулай ук аз сүзле, әмма кырыслыгы гына каядыр югалган, тик элеккечә үк мөлаем йөзле ир-ат каршы алды. Дөресрәге, башта кызы Зөлфия белән күрештек. Ул да мәктәптә бергә укыган чордашыбыз. Ә Шамил әфәнде безнең янга үз бүлмәсеннән салмак атлап, елмаю катыш йөз белән чыкты һәм һәрберебезне диярлек кочаклап күреште. Кайчандыр бер колхозда эшләп, күрше авылларда да яшәгәч, монда барыбыз да берберен белә. Әмма бик күптәннән күрешкән юк иде. Нишлисең бит, тормыш куабыз... Аның артыннан ук безнең янга – зал ягына җәмәгате Тәслимә ханым да чыкты.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев