Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Хаклык безнең якта икәнне белү җиңеллек бирә

Күәм авылыннан Хәлил Хәкимҗанов менә ике елдан артык махсус хәрби операция зонасында.

2022 елның 22 маенда контракт төзеп китә ул. Туры Украинага озаталар. Аңарчы ук контракт төзеп Россия армиясендә хезмәт итеп кайта – 2018 елның 23 ноябреннән башлап 3 ел дәвамында Сахалинда була. Ә аннан да элек 2 ел буе Россия армиясендә, Бурят Республикасында автомобиль гаскәрендә хезмәт итә.
Ә махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкка БТР механик-йөртүчесе булып керә. Хәзер штурм гаскәрләрендә, бу очракта кабат алгы сызыкта дип ассызыкларга кирәк.
– Бездә милләт буенча бүлеп карау юк. Татар да, башкалар да бергә. Дөрес, Пермь, Тверь, Чиләбе татарлары күп. Уртак уңай нәтиҗә өчен көрәшәбез. Аллаһы теләсә, бердәм булганда, бу авырлыкларны да җиңеп чыгарбыз дип ышанабыз, – диде ул.
Шунда ук кайберсен искә дә алып үтте. Ә болай, тормыштан, бүгенгедән зарланмый.
– Егетләр бар да бердәм, бер-берсенә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер, – ди.
Узган ике елны ике тапкыр яраланган ул. “Беренчесендә мина кыйпылчыгы беләкнең бер ягыннан кереп, икенче ягыннан чыкты. Әллә ни куркыныч булмады. Госпитальдә дә ятмадым”, – дип калган җөйләрен күрсәтте. Ә икенчесе җитдирәк булган. Мина кыйпылчыгы бер күзенә үк кергән. Бер ай ярым Мәскәүдә госпитальдә яткач, ике ай ял биргәннәр аңа. Моннан соң хәрби табиблар комиссиясе каршында басачак: кабат махсус хәрби операция зонасына җибәрергәме-юкмы – әнә шуны хәл итәчәкләр. 
Хәер, Хәлил үзе кат­гый фикердә: “Ни­чек хәл итү­лә­ренә карамастан, барыбер шунда барачакмын. Кай­бер һәлак булган дусларның әти-әниләренә бир­гән вәгъдәм бар. Гому­мән, анда – чын дуслык”, – ди.
“Алгы сызыкта да дошман дроннары, очу аппаратлары гел бөтерелә. Дошман ягында чит илнең ялланып сугышучылары бар. Әмма безнекеләр рухи яктан көчлерәк. Ә бу – иң мөһиме”, – дип саный. 
Дәүләт тарафыннан махсус бүләккә дә лаек булган ул. Әмма үзе: “Эш бүләктә түгел. Ихласлык, гаделлек булырга тиеш”, – дигән фикердә ул.
Халык җыйган гуманитар ярдәмне дә искә алды. Алгы сызыкта булгачмы, бирегә күбесенчә футболка, җылы оекбаш, эчке кием ише кием-салым килә икән. “Ә бит иң кирәкләре әнә шулар”,  – ди.
Тулырак «Әтнә таңы» газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев