Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Чулпан” ял һәм сәламәт­ләндерү лагере: бик нык үзгәрә

Әлеге ремонтлардан соң ул, тулы күләмдә, республикакүләм ял лагере булачак.

“Чулпан”да күләмле ремонт дәвам итә. Тулысынча әзер булгач, хәйран ук күркәм кыяфәт алачак ул.

– “Чулпан”да капиталь ремонт уздырабыз. Ул барлык объектларга да кагыла. Капиталь ремонтны Арча МСО оешмасы башкара. Элек-электән “Чулпан”ны тирә-як район балалары үз итте. Биредә план буенча 140 бала ял итәчәк, – диде район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов.

Күләмле ремонт эшләре белән танышуны объект прорабы Алмаз Рәхимов белән сөйләшүдән башладык.

– Үзегез беләсез, ремонт эшләрен февраль аенда ук башладык. Бу хакта газетада язган идегез инде. Эш гаять кү ләмле: барлык объектларны да үзгәреш көтә. Барысы 42 кеше эшли биредә,– диде ул.

Корпуслардан тыш, спорт мәйданчыгы, клуб, медпункт, сак бүлмәсе... хәтта әйләнә койма лар да яңарачак. Шөкер, эш шартларыннан да, тәэмин ителеш ягыннан да зарланмый - лар биредә эшләүчеләр.

 “Тиешенчә, сыйфатлы итеп эшлибез, сокланырлык булыр”, – диюләрен ишетү бик рәхәт булды.

Ремонт барышы белән танышуны лагерь клубын - нан башладык. Биредә барлык җиһазны да, шул исәптән түрдәге сәхнәне дә сүтеп юк иткәннәр. 5 кешелек бригада стеналарны тигезләп, штукатурлый. Егетләр белән танышкач та, беренче соравыбыз: “Озакка сузылырмы? Кайчан әзер итәрсез бу клубны?” – булды. Эш барышы белән бригадир Солтан Ямилов таныштырды. Бригадир әлеге объект ремонты буенча: “Үзегез күрәсез, эш бик күләмле. Шулай да озакка сузмабыз”, – дигән фикердә. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

“Чулпан” ял һәм сәламәт­ләндерү лагере: бик нык үзгәрә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев