Әтнә - Дөбъяз юлында юл һәлакәте теркәлде
Автомобиль йөртүче һәлакәт урыныннан качып киткән.
25 октябрь көнне сәгать 21.45 минутта Әтнә - Дөбъяз юлында ВАЗ-2114 автомобиле юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, тизлекне сакламыйча дамба астына киткән. Нәтиҗәдә алгы урында утырган пассажир тән җәрәхәтләре ала. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Арча узәк хастаханәсенә озатылды. Автомобиль йөртүче юл һәлакәте булган урыннан качып киткән. Машинага механик зыян килгән. Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.
Районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев әйтүенчә, көзге-кышкы чорда юлларда хәрәкәт итү аеруча куркыныч. Шуңа күрә, машина йөртүчеләргә тизлек режимын, дистанцияне саклау киңәш ителә.
Моннан тыш, Айнур Ямалиев барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да юлларда бер-берсенә карата хөрмәтле булырга чакыра. Игътибарлы һәм сак булу – һәркемнең тормышын саклап калырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев