Әтнә юлларында – исерек
Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, районыбыз юлларында 14-19 август көннәрендә тагын бер исереклеккә шикләнелгән транспорт йөртүче тоткарланган.
Бер уйлаганда, андыйлар алдагы елларда да, быел да бик күп булдылар. Бер яктан карасак, инде саннары сизелерлек кимергә тиеш кебек. Әмма кеше психологиясе шундый – “Узган эшкә салават” ясый да, кабат шешәгә үрелеп, шул хәлдә “рульгә менеп кунаклый”. Хәзер аңа да суд каршына басып җавап тотарга һәм мөгаен, озак срокка җәяү йөреп торырга туры киләчәк... Дөрес, монысын суд хәл итәчәк.
Еш кына әнә шундый хәлдә юл-транспорт фаҗигаләре килеп чыга. Безнең юлда да шундый 1 һәлакәт теркәлгән. Гаебе – исерек хәлдә булу дип расламыйбыз, әлбәттә. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе төрле булырга мөмкин.
Әйтик, транспорт чарасының тәрәзәләрен тиешледән артык дәрәҗәдә тонировкалау бер дә уйламаган авариягә китерергә мөмкин. Мәгълүматлар җыелмасына караганда, республикабызда андый очраклар бик күп тапкырлар теркәлгән. Шуңа күрә тонировка турында хыялланыр алдыннан, “Моның зыяны күбрәк булмасмы икән?” дип уйларга өйрәник.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыкланмаса да, куркынычсызлык каешын такмау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр гаять күп. Бу чорда шундый 2 йөртүче җавапка тартылган. Бу очракта янә галимнәр дәлилен яктырту дөрес булыр. Сез 40-60 км/сәгать тизлек белән барган очракта да, каршы яктан килүче берәр акылсызы зур тизлектә булырга мөмкин – икегезнекен бергә кушып исәпләп карагыз. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән хәлдә исән калу өмете буламы бу очракта?
Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, транспорт йөртүчеләр җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекләрен киметмиләр. Алда җәяүле күренмәсә дә, закон буенча тизлекне киметергә кирәк. Юлда әнә шундый 1 очрак та теркәлгән. Юлларда игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев