Әтнә юлларында мәнсезләр күп
Юл иминлеге

Әтнә юлларында мәнсезләр күп

Районыбыз юлларында 28 май – 3 июнь көннәрендә 17 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешы эләктермәгән өчен тоткарланган.

Гел кисәтеп торабыз, югыйсә. Бүгенге көндә автоинспекторлар административ штрафка җәлеп итүчеләрнең зур күпчелеге – менә шушы категория.

Моннан тыш 3 йөртүченең иминият белешмәсе булмау ачыкланган.

Шулай ук, вакытында штрафын түләмәгән, балаларны махсус креслода йөртмәгән, тонировкасы тиешледән артык булган 2шәр техника иясе һәм автотранспорт юлын тиеш булмаган урында аркылы чыгарга маташкан 2 җәяүле дә җавапка тартылган.

Кызганычка каршы бу көннәрдә бер юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Бәхәссез, юл фаҗигасе бу көннәрдә автотранспорт руле артында барганда телефоннан сөйләшеп тоткарланган 1 йөртүче сыман мәнсезләр аркасында да килеп туа.

Янә 1 кеше транспортка “права”сы булмаган хәлдә утырган.


Нет комментариев