Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнәдә кагыйдә бозулар кимеми, араларында бер исерек тә бар

Узган бер атна эчендә район юлларында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан 19 юл хәрәкәтләре ка­гыйдәләрен бозу очрагы тер­кәлгән.

Араларында бер исерек тә булу кызганыч. Шул ук вакытта бер йөртүче административ штрафны вакытында түләмәгән, ә өч транспорт иясе тиеш булмаган урында алда баручыны узарга чыккан. Моннан тыш, 4 йөртүченең куркынычсызлык каешы тагылмаган булган, тагын 2се балаларны махсус креслога утыртмау сәбәпле тоткарланган. Янә 3 транспортта тонировканың тиешле дәрәҗәдән артык булуы ачыкланган. Бик кызганыч, юлларда 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев