Әтнәдә мотоциклчыларны туктаталар
Әтнәдә 7 августтан 13 августка кадәр «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Шөкер, Әтнәбездә мотоциклчылар белән бәйле хәвеф-хәтәр теркәлмәсә дә, Дәүләт автоинспекциясеннән алган хәбәрләргә караганда, инде быел ук мотоциклчылар катнашында 43 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда ике кеше һәлак булган, 46сы авыр җәрәхәтләр алган.
Гомумән алсак, «Мотоцикл» операциясе юл-транспорт һәлакәтен кисәтү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны булдырмау максатыннан үткәрелә. Аның кысаларында мотоциклда йөртүчеләрне туктаталар, хокук бозган өчен штраф язалар, шулай ук начар йөрүнең нәтиҗәләре турында сөйлиләр.
Мондый чараларның нәтиҗәлелеге турында күп сөйләп булыр иде. Өстенлеге шул – ул, беренче чиратта, профилактиканы күз алдында тота. Мотоциклда аеруча яшьләр куарга яраталар. шуңа күрә профилактик әңгәмәләрнең бәясе әйтеп бетергесез. Автоинспекторлар да шул фикердә. «Киң гыйбарә буларак кулланылучы мәзәкне искә алсак, чүлмәкне ватучыны җәзага тартырга түгел түгел, чүлмәк алып баручыны аңарчы ук кисәтеп кую мөһим шул», – дип саный алар.
Бүгенге һәм алдагы ел нәтиҗәләренә күз салсак, районыбызда бу яктан тыныч үзе. Ә)мма балаларга квадроцикл алып бүләк итүдән, акрынлап мотоцикл бүләк итүгә бару тенденциясен күзаллаган хәлдә, игътибарны хәзердән үк профилактикага юнәлтү кирәклеге көн кебек ачык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев