Әтнәдә профилактик рейд үтте
Район юлларында тракторлар һәм башка үзйөрешле машиналар йөртүчеләр тарафыннан техника эксплуатациясе һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан, Гостехнадзорның Әтнә һәм Арча районнары буенча бүлек җитәкчеләре Сабиров Р.К. һәм Касыймов Г.Г. катнашында 10 август көнне профилактик рейд үткәрелде.
Техниканың торышына салкын карау, эксплуатация таләпләрен үтәмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерү фактлары күз алдында булса да, үз эшенә җаваплы караучы механизаторлар белән беррәтән, юлларда кагыйдәләргә ваемсыз мөнәсәбәттә булучылар да очрап тора.
Документлары тәртиптә булмаган, тышкы яктырту приборлары эшләми торган техника белән юлга чыккан 4 тракторчыга административ хокук бозулар кодексының 9.3 статьясы буенча протоколлар төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев