Әтнәдә тагын ике исерек!
***
Район автоинспекциясе инспекторы Ренат Мөхтәзировтан алган мәгълүматларга караганда, 12-20 май көннәрендә юлларда исерек хәлдә транспорт руле артына утыруда шикләнелеп 2 йөртүче тоткарланган.
Сәер инде, ел ярымга “права”сыз калу, шулай ук гаилә бюджетын 45000 сумга киметү ниндидер рәхәтлек бирәме икәнни андый затларга? Әллә алкогольдән башка яши алмаска әйләнгәнме алар? Үзегезне генә түгел, сез бит, гомумән, юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркыныч астына куясыз. Ә бит гап-гади кагыйдә: эчкәнсез икән, рульгә якын да килмәгез. Хәзер бу 2 затның исереклеген судта дәлиллиләр.
Шушы ук чорда куркынычсызлык каешын такмаган 11 йөртүче ачыкланган. Тонировкасы тиешледән артык булган һәм иминият белешмәсе булмаган берәр йөртүче җаваплылыкка тартылган. Шул узган бер атнада транспорт юлын тиеш булмаган җирдә аркылы узган 2 җәяүле дә тоткарланган.
Мондый күңелсезлекләргә эләкмәс өчен юл иминлеге инспекторлары сезне юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев