Әтнәнең ике оешмасы юл кагыйдәләрен бозуны дәвам итәләр
Юл кагыйдәләрен төгәл үтәү бик күп фаҗигаләрдән, кайгылардан саклап кала ала. Әмма аңа “төкереп караучылар” да бар шул.
Юл фаҗигаларе, анда вафат булган кешеләр турында күпме генә язып һәм сөйләп торсак та, кагыйдә бозучылар бу хакта аз гына да уйланып та карамыйлар.
Татарстан Республикасының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе муниципаль берәмлекләрдә теркәлгән һәм иң күп административ хокук бозулары булган шундый юридик затларның исемлеген матбугатта бирә башлады.
Бу мәкаләдә агымдагы елның 5 аенда юл кагыйдәләрен бозучылар исемлеге бирелә. Әлбәттә, үзебезнең район буенча.
Биредә элекке айлардагы кебек үк безнең 2 оешмабыз бар. “Шахтер” ҖЧҖ – 32, “Регион транс” 51 тапкыр юл кайдәләрен бозганнар.
Шунысын да әйтергә кирәк, кагыйдә бозулар кимеми, киресенчә артып кына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев